Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәрдә – шахмат-шашка турниры

Узган шимбәдә Миңгәр клубында Мидхәт Минәхмәт улы һәм Ирек Җәүдәт улы Минәхмәтовлар истәлегенә багышланган интеллектуаль шахмат-шашка турниры үткәрелде.

Барысы 46 кеше (чит районнар кертелмәде) уйнады. Турнирны ачу тантанасында башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов һәм башкалар катнашты. Уеннар башланганчы Ирек Җәүдәт улының каберендә имам-хатыйб Флорид хәзрәт аның бабасына да догалар кылды. Җәмәгате Шәмсүнә апага чәчәкләр тапшырылды. Ул гомер иткән ирен һәм оныгы Ирекне хөрмәт итеп килүчеләргә рәхмәт әйтте. Шахматта ир-егетләр арасында Мулланур Мусин (Явлаштау), хатын-кызлардан Рамилә Нургалиева (Иске Икшермә), ветераннар арасында Алсу Гарипова (Шекше) җиңү яулады. Шашка турнирын Илфат Сөнгатов һәм Гөлниса Төхбәтуллина (икесе дә Юлбаттан) отты. Васил Халиков (Сабабаш), Шамил Галиев (Юлбат), Айзилә Шакирова (Миңгәр), Сиринә Мөхәммәтова (Олы Шыңар) –шашкада, Альберт Сәйфетдинов (Шәмәрдән), Альберт Вәлиуллин (Миңгәр), Дилә Гайзуллина (Миңгәр), Диләрә Галиуллина (Пүкәл) шахматта призерлар булдылар. Двоеборьега Дилә Гайзуллина җиңүче булды.

Турнирны оештыруга Җәүдәт Миннәхмәтов спонсорлык итте. Шахмат-шашка уеннарын тагын да популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен авылдашыбызга эшендә уңышлар телибез.

Азат Әхмәтов.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев