Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миңгәрдә шахмат-шашка турниры булды

Шашка белән шахматта фикер йөртү көчле булырга тиеш. Бигрәк тә хәтернең яхшы булуы кирәк.

 

 

Көч тә, җитезлек тә соралмаган, әмма башны нык эшләтү кирәк булган логик шахмат уены безгә  бик борынгыдан билгеле. Сәгатьләр буе шакмаклы тактага текәлеп утырган гроссмейстерлар 20шәр йөрешкә кадәр  алдан  уйлый, блиц-турнир дигәне дә бар. Гомумән, бу уен күп вакыт сорый. Узган шимбәдә Миңгәр Сабантуе мәйданында  Мидхәт һәм Ирек Миңнәхмәтовлар истәлегенә багышлап үткәрелгән традицион шахмат-шашка ярышы да көн  уртасында башланып, кичке 6да гына төгәлләнде. Турнирга Арча, Әтнә, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Биектау һәм Саба районнарыннан 60тан артык спортчы килгән иде. Ярышлар башланганчы Мидхәт абыйның тормыш иптәше Шәмсүнә апага чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Ул ирен һәм оныгын зурлап турнир уздырганнары өчен рәхмәтен белдереп, дога кылды. Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовлар каберенә зыярәт кылынды. Гомумән, ярышны, спортчыларны  ашатуны, бүләкләүне оештыру ягы барысы да тәртиптә  иде. Иң  үкенечлесе  шул: Татар Икшермәсе  кызы Рамилә Нургалиевадан  (II  урын) кала, сабалылар шахматта да, шашкада да призерлар була алмады. Бу  үзе үк районда спортның әлеге төрләре белән  яшьләрне  кызыксындыруга игътибарны нык  арттырырга кирәклеге турында сөйли. Депутатыбыз Марат  Галиев теләктәшлегендә күп мәктәпләрдә шахмат зоналары ачылды. Аларда яхшы тренерлар ярдәмендә  укучыларны уйнарга  өйрәтүгә карашны нык  үзгәртәсе  иде.

(Тулырак Саба таннары" газетасында  укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X