Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Милек – кагылгысыз мөлкәт

Дәүләт объектларын, юридик затларның һәм гражданнарның шәхси милекләрен саклау белән шөгыльләнүче район ведомстводан тыш сак бүлеге коллективы 29 октябрьдә һөнәри бәйрәмен билгеләде.

    Халык, бурдан кала, уттан  калмый, дип янгыннан  саклануны  алгы  планга  куйса да, йортыңнан әйбер-фәлән  урлануын да бик  авыр  кичерә.  Әйтәсе дә юк, кү­ңелсез хәл. Шуңа күрә уяулык  күрсәтәбез, ишекләрне һәрвакыт бикләп  йөрибез. Соңгы вакытта  видеокамералар да киң кулланышка  кереп бара. Шулай да милекне угрылардан саклауның иң нәтиҗәле ысулы – объектларны, шул исәптән йортыңны  сак хезмәтенә тапшыру. Ул очракта милек хуҗаларының күңеле тыныч, гомер буе җыйган мөлкәтең  ышанычлы кулларда.

Дәүләт объектларын, юридик затларның  һәм гражданнарның шәхси милекләрен саклау белән шөгыльләнүче район ведомстводан тыш сак бүлеге коллективы 29 октябрьдә һөнәри бәйрәмен билгеләде.  Хезмәтләреннән файдаланучылардан рәхмәт  сүзләре  ишетте.

“Коллектив  бердәм, ру­хи тотрыклы, бездә физик яктан чыдам-сабыр, дисциплиналы ке­ше­ләр эшли. Кадрлар кытлыгы юк, хезмәткә армиядә чыныккан, әзерлекле  яшьләр  килә. Быел эшкә өч  яшь  егет – Сабадан Айрат Нуриев, Иләбәрдән  Инсаф Әскәров һәм Юлбаттан Рәйхан Мәҗитовны  алдык. Транспорт йөртүчеләр белән тәэмин ителеш тә 100 процент тәшкил итә. Автопарк шулай  ук  яңарды, техника мәсьәләсендә проблема кичермибез.  Куркынычсызлык  максатында  Линукс операция системасы  куелган компьютерларда эшләүгә  күчтек. Кыскасы, бинада бөтен шартлар  бар һәм  коллектив үз бурычын үти.  Объектларны саклаудан тыш, массакүләм  чараларда  пропуск режимын гамәлгә  ашыруда катнашабыз, эчке эшләр бүлеге белән берлектә җәмәгать тәртибен тәэмин итәбез.  Республика буенча үткәрелүче тоткарлау төркеме хезмәткәрләре конкурсларында да сынатмыйбыз”, – диде бүлек начальнигы Айдар Галиев.

Сак хезмәтенең “йөрәге” –­ үзәкләштерелгән кү­зәт­че­лек пульты. Заманча  җи­һаз­ландырылган системасына 251 объект һәм гражданнарың милке  сакланган 37 урын тоташтырылган.  Теләчедәге, Шәмәрдәндәге һәм  авыллардагы мәктәпләргә куелган тревога төймәләре дә һәрвакыт төзек, тоткарсыз эшли. Хәвеф  сигналы пультка  килгән объектларга үтеп  керү очраклары булганы  юк. Өйрәнүләр кизүдәге  экипажның оператив­лыгын, җинаять урынына тиз арада барып җитүен  күрсәтә.

Әңгәмәбез ахырында Айдар Галиев  һөнәри бәйрәм уңаеннан коллективка, ветераннарга ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

“Бүгенге катлаулы  вәзгыять сак хезмәтендәгеләрдән  һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зирәк акыл таләп итә.  Бүген районыбыз учреждениеләре, предприятие-оешмалары, шәхси затлар үз мөлкәтен безнең  коллективка ышанып тапшыра. Шул рәвешле алар милекләре саклануына да, районда җинаятьләр санын киметүгә дә булышлык итә. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекне булдырмауда тырышлык куелыр дип ышанам”, – диде Айдар Гыйльмулла улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев