Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“МОНДЫЙ БӘЙГЕНЕ КӨТМӘГӘН ИДЕК”

Саба гимназиясендә әлерәк кенә “Ата-ана­лар форумы” үт­кәреп, “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең му­ниципаль этабында җиңүчене игълан ит­кәннәр иде.

Инде уз­ган җомгада бирегә республиканың Әтнә, Арча, Кукма­ра, Балтач һәм Те­ләче  районнарыннан  конкурсның зона ту­рында катнашу  өчен   килделәр.  Ата-ана­лар  комитетларын берләштергән ко­ман­даларның нык әзерләнгәннәре гимна­зиянең спорт залын­да оештырылган күргәз­мәләрдә үк ачык  кү­ренде. Иҗат эшләре, портфолио, стена газеталары, фотоальбомнар, грамоталар, кубоклар – барысы да тату сыйныф тормышы турында сөйли. Кукмараның 4нче  мәктәбе укучылары үз районнарының һөнәрчелеген чагыл­дырган миниатюр итек­ләр күргәзмә әзер­ләгәннәр иде. Уку­чы кызлар Сабага кил­гәч тә, сувенирларга бизәкләр төшерү  белән мәшгуль булып, тәрбиянең хезмәттән аерылгысызлыгын расладылар. Әтнәлеләр дус­лык, милли тарихны  язган мәгърифәтче якташлары Шиһабетдин Мәржани тематикасын сайлап алганнар, ә балтачлылар яшь буында техник иҗатка омтылыш  уятуны беренче планга чыгарганнар.

Командаларга уңышлар теләп, сәламләү сүзен Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов  җиткерде. Ул ата-аналар комитетларының бе­лем бирү учреждениесе белән һәрдаим элемтәдә торып, хез­мәттәшлек иткәндә бар­лык  мәсьәләләрнең чишелеш табачагын, тәр­бияләүдә һәм белем бирүдә уңышлы эш­чәнлеккә юлның ба­лаларның булдыра алачагына ышанудан башланганлыгын билгеләп үтте. Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Жанетта Сор­кина әлеге  чараны бер юнәлештә хәрәкәт итүче,  уртак  максатны   күздә тоткан  тату, ныклы, иҗади  укучылар,  педагоглар һәм  ата-аналар гаиләсе бәй­­рәме дип атады, ку­нак­чыллык өчен район хакимиятенә рәхмәт бел­дерде. “Бәйрәм кон­курс процедураларын да үз эченә ала. Сез ике катлаулы этапны уңышлы уздыгыз. Бү­генгесен  финалга трамп­­лин дияргә була.  Ба­рыгызга да җиңү телим”,– диде  ул...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев