Ватанны саклаучылар елы
1 марттан 11 мартка кадәр Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Ватанны саклаучылар елына багышланган “Авылым хәрбиләре” темасына фотокүргәзмә оештырылды. Бу стендта армия хезмәтен үткән авылдашларыбызның фотосурәтләре тәкъдим ителде. Музей хезмәткәре фотокүргәзмәдә фотолар, солдатларның биографияләре белән таныштырды. Шулай ук почмакта фотоальбомнар, хәрби значоклар, солдатларның рәхмәт хатлары һәм армия кирәк-яраклары тәкъдим ителде.




Нет комментариев