Нәниләргә – “Татмедиа” бүләге
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2020 елдан бирле филиал хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән сөендерә.
Тәүге тапкыр белем йорты бусагасын атлап керү әти-әни өчен дә, бала өчен дә иң күңелгә уелып кала торган вакыйгаларның берсе. Шушы уңайдан "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте һәр елны редакция хезмәткәрләренең укучы статусына ия булачак балаларына махсус бүләкләр әзерли. Быел редакциябезнең реклама буенча белгече Миләүшә Галәвинаның кызы һәм менеджер Руфия Әһлиуллинаның улы тәүге тапкыр белем иленә аяк баса. Шушы көннәрдә Зәринә Галәвина һәм Нурлан Әһлиуллинга газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте бүләкләрен – уку әсбаплары тутырылган мәктәп сумкаларын тапшырып, белем иленә ак юллар, гел яхшы билгеләренә генә укуларын теләде. Булачак 1 сыйныф укучылары инде 1 сентябрьгә бүгеннән әзер икәнлекләрен, укый-яза белүләрен әйттеләр һәм тырышып укырга сүз бирделәр.
“Сентябь аеннан башлап әзерлек курсларына йөрделәр. Үзебез дә, балалар да Белем көнен дулкынлану хисләре белән көтәбез. Сабыйларыбызны сөендергәннәре өчен "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә зур рәхмәт. Белем иле ишекләре хәере белән ачылып, яңа уку елы куанычларга бай булсын”, – диләр әниләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев