XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.
19 майда Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында XIII «Сәйяр» Республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Районыбызның Саба 1нче "Шатлык" балалар бакчасы театр коллективы әлеге мәртәбәле бәйгедә 3 урынны алды. Нәни театр сөючеләргә һәм җитәкчеләренә киләчәктә дә уңышлар телибез!


Нет комментариев