Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өлкәннәр теннис уйнады һәм ук атты

Сабада пенсионерлар арасында бара торган традицион VIII “Өченче буын”республика спартакиадасына сайлап алу ярышлары уздырылды. Узган шимбәдә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган ярышларда өлкәннәр өстәл теннисы, дартста көчләрен сынады.

Ирләр арасында мишеньга дротик атуда (дартс) иң күп очконы Олы Ныртыдан 61 яшьлек Илгизәр Галимов җыйды. Сабадан Валерий Файсханов 2нче нәтиҗә күрсәтте. Әмин Миңнеголов 3нче булды. Хатын-кызлардан Фәния Латыйповага (Саба) тиңнәр булмады. Ул бер укны мишеньның үзәгенә (10 очко) тидерә алды. Латыйповлар ярышка гаилә белән килгәннәр иде. Ире Шамил Латыйпов өстәл теннисында 3нче булды. Спортның бу төрендә Шәмәрдәннән Михаил Карамышев барлык көндәшләрен дә отты. Икенче урынга Равил Галимов чыкты. Хатын-кызлардан Әлфия Юзмиева җиңде. Раилә Низаметдинова –I, Рәсимә Әсретдинова 3нче урында (барысы да Шәмәрдәннән). Призерларны районара идарәсе начальнигы Фәриддә Якупова, “Спорт комплексы” муниципаль учреждениесе тренеры Рәшит Кәримов бүләкләде. Республика спартакиадасы 18 майда Казанда үтәчәк. Аңарчы пенсионерлар үзләре арасында спартакиада программасына кергән башка спорт төрләрендә иң көчлеләрне һәм җитезләрне ачыклыячак.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт