Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче ветераннарны котладылар

Ел саен районабызда Бөек Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын тәбрикләүнең матур гадәте яшәп килә. Быел да әлеге чара зур җаваплылык белән оештырыла.

 Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче тыл ветераннарын Саба район электр челтәре начальнигы Рөстәм Якупов, авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, Олы Кибәче урта мәктәбе киңәшчесе Г. Шәрипова һәм Беренчеләр хәрәкәте әгъзалары өйләренә барып котладылар. Алар ветераннарга РФ Президенты В.В.Путинның, ТР Рәисе Р.Н. Миңнехановның, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның котлау открыткаларын, бүләк тартмаларын тапшырдылар һәм ветераннарга иң изге, җылы, матур теләкләрен җиткерделәр. Кызганычка каршы, ветераннарыбыз елдан-ел кими бара. Аларга киләчәктә ныклы саулык, бәхет, шатлык -куанычлар, озын гомер теләп калабыз һәм Бөек Ватан сугышы елларында башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев