Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Олы Кибәчендә балалар арасында икенче тапкыр азанчылар бәйгесе узды

Чарада Төбәк, Олы һәм Кече Кибәче, Олыяз авылларыннан, Теләче районы Шәтке авылыннан барлыгы 22 бала катнашты

  Бәйге быел икенче тапкырын узды. Үткән елгы чарада 13 бала катнашкан булса, быелгысы 22 баланы бер мәйданга җыйган. Бәйге шартлары буенча, балалар комиссия каршында  азан әйтеп, Коръәннән бер сурә укып күрсәтергә тиеш буганнар.

«6-10 яшьлекләр арасында беренче урынга 6 яшьлек Сөләйман Яһүдин чыкты. 11-18 яшькәчә балалар арасында Раил Фәсхетдинов җиңүче булды. Райназ Хөснетдинов, Тимур Маланин, Сәид Мөхәммәтшин, Илһам Шәрәфиев тә мактаулы урыннар яулады. Иң моңлы, матур мәкам белән азан әйтүче билгеләнде. Әмир Мөхәммәтҗанов «Ак барс» банкы идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевның махсус бүләгенә лаек булды. Аны әнисе – шушы авыл балаларына белем биргән Райдә Гәрәева тапшырды. «Иң милли кием» номинациясендә Сәид Мөхәммәтшин җиңде. Аңа "Шаян ТВ» каналының «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисами үз бүләген әзерләгән иде», – ди бәйгене оештыручы Люция Шәрәфиева.

Бәйгедә катнашкан һәр балага Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк имамнары, бәйгене матди яктан оештырырга булышкан актив кешеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылган.

«Бәйге шушы авылда 25 елга якын имам ярдәмчесе булып торган Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап, мулла-азанчыларны искә алу, хөрмәтләү йөзеннән Олы Кибәче мәчете, Олы Кибәче гомуми белем бирү мәктәбе тырышлыгы, авылда «Фәнил» мәчетен төзеткән Зөфәр Гәрәев һәм шушы авылда мулла булып торган кешеләрнең оныклары матди булышлыгы белән үткәрелде», – дип искәртте әңгәмәдәш.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sabanyn-oly-kibace-avylynda-balalar-ham-usmerlar-azan-aitu-ostalygynda-koc-synasty-5883664

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев