Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пүкәл авылында "Саф сулы ямьле Саба" экологик маршруты узды

3 нче сентябрь көнне Пүкәл авыл китапханәсе, клубы һәм Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире белән берлектә "Саф сулы ямьле Саба” экологик маршрутын уздырдылар. Әлеге проект "Авылымның су чыганаклары", "Халкымның гореф-гадәтләре, йолалары", "Туган авылым әдипләре" дип аталган юнәлешләрне үз эченә ала.Чара кунакларны татлы бавырсак һәм “Авылкаем Пүкәлем” җыры белән каршы алудан башланып китте.

Бәйрәм “Хәйбри "чишмәсе буенда дәвам итте. Чараның беренче өлешендә, үзенең яшьлек елларын чит төбәкләрдә үткәргән һәм дә сагынуына дәва итеп, үз төбәге тарихын өйрәнеп яшәгән Әлфинур апа Джураева авылының кыскача тарихы белән таныштырып үтте. Килгән кунаклар үзешчән шагыйрә Мәйсәрә апа Фәйзерахманова иҗаты белән таныштылар. Балачак еллары "Хәйбри" чишмәсе буенда үткән Диләфрүз апа Исламова чишмәнең тарихы буенча мәгълүмат бирде. Икенче өлештә халкыбызның гореф-гадәт, йолалары буенча "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласы күрсәтелде. Барлык катнашучылар белән чишмә янында “Наза”, “Биш парлы”, "Капкалы" кебек милли уеннар оештырылды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев