Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр спортчы 200әр тәлинкә “ватты”

25-26 сентябрь көннәрендә “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында спортинг-компакт, ягъни очып барган мишеньга мылтыктан ату буенча Россия Кубогының 11 нче этабы узды. Шул вакытта “Сабантуй” комплексы призына ачык турнир да үткәрелә.

undefined

Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән 100гә якын спортчы катнаша. Алар 16 төркемгә бүленеп көч сынаша. Зур арасында безнең районнан Айрат Ибәтуллин белән 16-19 сентябрьдә Кипрнын Ларнака шәһәрендә үткәрелгән дөнья чемпионатында катнашкан Камил Миңгәрәев та бар. Чемпионатны ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Татарстан Республикасы пуля белән һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин катнашты.

Чемпионат нәтиҗәләре ахырдан билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев