Район башлыгы Рәис Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән котлавы
Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Сабалылар! Сезне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Халкыбызның гаять авыр сынауларда сыгылып төшмичә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәтүе нәтиҗәсендә фашизмның тар-мар ителүен белдергән тарихи көн – 1945 елның 9 маеннан соң 80 ел узды. Шуннан соң берничә буын алышынса да, әлеге олы датаның тәэсир көче арта гына бара. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән изге һәм кадерле. 9 Май – илебез халкы өчен тантана көне. 2025 ел хаклы рәвештә Ватанны саклаучылар елы буларак уза.
Районыбыз быелгы 9 майны дәһшәтле сугышта катнашучыдан башка каршылый. Аларның исемнәре мәрмәр ташларга мәңгелеккә язылган. Ветераннарыбызның каһарманлык үрнәге күңелләрдә чиксез горурлык хисләре кузгата. Фронтовикларның батырлыгы алдында күз яшьләрен яшермичә тирән ихтирам белән баш иябез. Саба районы халкы да дошманга каршы көрәшкә бердәм күтәрелде, зур сынауларны намус белән үтеп, Ватаныбыз азатлыгы хакына зур өлеш кертте. Ватан сугышының рәхимсез җиле кагылмаган бер генә гаилә дә, дәһшәтле яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган туганнары хакында якты истәлек сакламаган бер генә йорт та юк. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбыз орден-медальләр белән бүләкләнде, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булды.
Хатын-кызларның, өлкәннәрнең һәм балаларның тылдагы фидакарь хезмәте дә бәяләп бетергесез. Бөек Ватан сугышында җиңү хакына үзләрен аямаган хезмәт ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Алар нигез салынуына быел 95 ел булачак районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәр.Тылдагы батырлыгы өчен 5100дән артык райондашыбыз “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек булды. Сезнең батырлык, ныклык һәм патриотизм символы булып мәңгегә калачак. Авырмагыз, балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, озак яшәргә язсын.
Җиңү көнен без хәзерге вакытта җиңел булмаган шартларда каршылыйбыз. Инде дүртенче ел районыбызның мобилизацияләнүче һәм контракт нигезендә хезмәт итүче ир-егетләребез махсус хәрби операциядә катнашып, ерак бабаларының батырлыгы үрнәгендә Россиянең милли мәнфәгатьләре хакына Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр. Бу көнне без илнең киләчәге өчен үз гомерләрен биргән батыр сугышчылар алдында баш иябез. Инде Бөек Җиңүнең 80 еллыгы махсус хәрби операция барган җирләргә дә тынычлык алып килүче ел булсын, егетләребез гаиләләренә исән-сау кайтсыннар иде.
Җиңү көне – буыннар бердәмлеге бәйрәме. Хәзерге вакытта үз тарихын белү һәм саклау бик мөһим. Бөек Җиңү варислары булу – зур дәрәҗә, ата-бабаларның батырлыгы турындагы хәтерне без гасырлар буена сакларга һәм тугры калырга тиеш. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Хөрмәтле райондашлар! Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын. Җиңү Көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев