Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Район башлыгы хезмәт алдынгыларын тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

 Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ире­шүе өчен “Саба” җәмгыяте трактор­чы­сы Илгизәр Мидхәт улы Мө­ба­рәк­җанов; күпьеллык нәти­җәле хез­мәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен “Рамазан” җәмгыяте генераль директоры Рамазан Сәгыйть улы Зарипов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә керткән өлешләре өчен “Миңгәр Агро” җәмгыяте  генераль директоры урынбасары Илфат Индус улы Закиров; цех начальнигы Рамил Рөстәм улы Кәримуллин Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен хәрби хезмәткәр, рядовой  Нурсаф Нурислам улы Рамазанов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале  белән бүләкләнде; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүләре өчен Олы Шыңар авыл башкарма комитеты сәркатибе Диләрә Хәйдәр кызы Нәбиуллина; Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рафис Ханзөфәр улы Сәфәргалиев “Татарстан Республикасында җирле үзи­дарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бү­ләкләнделәр; күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләнде; мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең баян классы буенча укытучысы һәм концерт­мейстеры Сәйдәш Нәкыйп улы Солтановка  “Татарстан Республикасының ат­казанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде; күпьеллык нә­тиҗәле хезмәте һәм республиканың төзелеш тармагын үстерүгә өлеш кер­түе өчен «РыбноСлободский Универсалстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рамис Мөдәрис улы Гаяновка  “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ире­шүләре өчен «Игенче» җәмгыяте  төрле эш башкаручысы Фирдәгөл Муллаян кызы Тимерханова; ваклау җайланмасы операторы Фирденанд Гыйлмулла улы Фәйзуллин; “Саба” җәмгыятенең тракторчы механизаторлары Марат Мөҗип улы Гатауллин; Айнур Наил улы Газизҗанов; машина йөртүче Илнар Мөхәммәтнур улы Хуҗин; нәтиҗәле хезмәте һәм югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен тракторчы механизатор Илназ Илгиз улы Сабиров; мәдәният өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Хөснулла һәм Аллаһияр Вә­ли­уллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең фортепиано классы укытучысы һәм концертмейстеры Римма Кыяметдин кызы Фәттахова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев