Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Райондашларыбыз игелеклелек һәм волонтерлыкны үстерү буенча республика семинарында катнашты

Татарстанда волонтерлык эшчәнлеге «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

  4-5 сентябрь көннәрендә Казанда игелеклелек һәм волонтерлыкны үстерү буенча республика семинары узды. Анда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, «Игелекле Саба» игелек үзәге җитәкчесе Венера Дәүләтшина һәм «Яшьлек» яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Айзирәк Сәгыйтова катнаштылар. Әлеге чара волонтерлар һәм волонтерлык берләшмәләре арасындагы хезмәттәшлек өчен җаваплы кешеләр өчен оештырылды. Шулай ук Казан шәһәренең Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында игелелекне үстерү буенча ведомствоара совет утырышы узды. Биредә Добро.РФ ассоциациясе Советы Рәисенең беренче урынбасары Кирилл Антонов,  Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгышы тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев