Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз урманчылары - Россия чемпионаты призерлары

“Нурлат урманчылыгы” һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» белгечләре составындагы Татарстан командасы Россия чемпионаты призерлары (III урын) булдылар.

Красноярск шәһәрендә  узган «Лесоруб-2022» Россия чемпионатында Татарстан  командасы  составында Саба  урманчылары катнашачагын хәбәр иткән  идек.  Инде нәтиҗәләр дә билгеле. Конкурста Россия Федерациясенең 17 субъектыннан 70тән артык кеше катнашты.  “Нурлат урманчылыгы”  һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» белгечләре составындагы Татарстан  командасы Россия чемпионаты призерлары (III  урын) булдылар.  Иштуганннан Валерий Иванов шәхси беренчелектә “Харвестер” операторлары арасында лаеклы җиңү яулады. Шулай ук республика командасына «эстафета» күнегүендә һәм харвестер һәм форвардер операторлары арасында гомуми зачетта 3нче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев