Районыбызда чәчүлекләрне кабул иттеләр
Район яңалыклары

Районыбызда чәчүлекләрне кабул иттеләр

Ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игеннәрнең торышы, технология, агрохимия таләпләренең үтәлеше тикшерелә, йомгак ясала.

  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» ФГПУ филиалының район бүлеге белгечләре составындагы махсус комиссия, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бүлекчә җитәкчеләре, хуҗалык агрономнары катнашында чәчү мәйданнарын карап чыкты. Чәчүлекләргә бәя бирүгә бик җитди каралды: биредә үсемлекләрнең тыгызлыгы, тигез чәчелеше, агротехник кагыйдәләрнең төгәл сакланышы, корткыч  бөҗәкләргә, авыруларга каршы көрәш чаралары җентекләп тикшерелде.  Кабул итү барышында  чәчү культурасына: басуларның чисталыгы, чүп үләннәрдән чистарту, күрсәткеч такталарның куелуына  аерым игътибар бирелде. 


Нет комментариев