Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Районыбызда “Зарничка-2025” хәрби бәйгесе үтте

Ватанны ярату кечкенәдән башлана

8 апрельдә Саба урта мәктәбе базасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында беренче тапкыр узган  “Зарничка-2025” хәрби бәйгесендә барлыгы тугыз команда катнашты. 

Бөек Җиңүгә  – 80  һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан үт­­кәрелгән бәйгедә “Алдынгылар хә­рәкәте”нең  пилот мәктәпкәчә уч­­реж­де­ниеләренә кергән Сабаның  “Шат­лык”, “Кыңгырау”,  “Әллүки”, “Ба­ла­чак”, “Бәләкәч”, “Шоколад” һәм  Шә­мәрдәннең “Салават күпере”, “Теремок”, “Әкият” балалар бакчаларында тәрбияләнүче балалар  бу көнне   нәкъ   хәрбиләр  ролендә көч сынаштылар. Әлеге смотр-бәйге ба­лаларда Ватанны яратуга патриотик хисләр тәрбияләү, бердәмлеккә өйрәтү, хәрби җырлар белән танышу, стройда йөрү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.  Район мәгариф идарәсе начальнигы  Илфат Шакиров нәни хәрбиләрне сәламләп, бүгенге көндә патриотик тәрбиянең иң беренче урында торырга тиешлегенә басым ясады.  “Быел “Зарница” уены республика күләмендә башлангыч сыйныфлардан башлап үткәрелә башлады. Ә безнең районда  балалар бакчаларыннан ук үткәреп карарга дигән фикергә килдек. Моның өчен ныклы әзерлек алып барылды. ОБЖ укытучыларының да булышлыгы зур булды.  Киләчәктә шушы нәни егет-кызларыбыз Ватаныбызның чын сакчылары булачаклар. Алга та­ба да хәрби әзерлеккә  зур игъти­бар бирелеп, ярышларда катнашу мөһим. Әлеге ярышта җиңү яулаган балалар бакчалары коллективлары  9 май көнне  район үзәгендә үтәчәк бәйрәм парадында катнаша алачаклар”, – диде Илфат Шакиров. Балаларның чыгышларын Саба гим­назиясе һәм Шәмәрдән лицее, “Оникс” белем бирү үзәгенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучылары Илнур Хәйриев, Делюс Вәлиуллин,  Нурдил Шәехов бәяләде.

“Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче әлеге матур бәйрәм сезнең кү­ңе­легездә кабатланмас хисләр, як­ты кичерешләр генә калдырсын”, – дип мөрәҗәгать итте яшь дусларына бәйгенең баш хөкемдары  Делюс Вәлиуллин. Мәктәпкәчә яшь­тәгеләр  команда белән стройга тезелү, тәртип буенча исәпләү, от­­ряд командирының хөкемдарга команданың смотр-бәйгегә әзер­леген белдерүе, төрле хәрби боерыкларны төгәл үтәүләре, строй белән җыр башкарулары һәм башка шартлар буенча бәяләнделәр. Һәрбер команда биремнәрне төгәл үтәп, тигез, горур сафларда узып,  ныклы хәрби  әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Әлбәттә, стройда йөрү күнекмәләренә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең күп көч куйганлыклары аңлашыла. Бәйге барышында да нәни хәрбиләрдән бигрәк, боерыкларның төгәл үтәлүе, ягъни уңга-сулга дөрес борылулары  өчен тәрбиячеләр  үзләре ныграк борчылдылар. Чыгышлар никадәр җитди булуына карамастан, иң беренче  сабыйлардагы самимилек күзгә ташланып, һәркемне елмаерга мәҗбүр итте. Әлбәттә,  хәрби чыгышларны  бәяләү жюрига да җиңелләрдән бирелмәде. Иң нык хәрби әзерлекле команда булып Сабаның “Бәләкәч” балалар бакчасы танылды.  Икенче урынны Шәмәрдәннең “Әкият”, өченче урынны “Кыңгырау” балалар бакчалары яулады.

   Тулырак: «Саба таңнары» газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев