Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район “автоледи”е билгеле, ул – Снежана Вахитова

Кичә Сабада юл хәрәкәтендә катнашучы хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында транспорт чаралары белән идарә итү осталыгын камилләштерү, автомобиль йөртү культурасын пропагандалау максатында үткәрелүче “Автоледи-2020” бәйгесенең район туры булды. Быелгы бәйгедә 13 хатын-кыз катнашырга теләк белдергән.

2000 елдан старт бирелгән әлеге чараның моның кадәр катнашучыны үзенә тартканы юк иде әле. Шунысын да әйтергә кирәк, 13 “Автоледи”ның 12се ярышта беренче тапкыр гына катнашты. Теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк булып, объектив сәбәпләр аркасында (кайберләре эштән китә алмаган) килә алмаганнар. Кызлар-ханымнар иң элек компьютер каршында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәтеп, имтихан тоттылар. Әлеге турда 20 сорауга да дөрес жавапны Сабадан Снежана Вахитова белән Юлбаттан Алсу Хуҗина бирде. Ярышларның икенче этабында конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәттеләр. Ике этап буенча нәтиҗәләрне кушып исәпләгәннән соң, беренчелек Снежана Вахитовага бирелде. “Автомобиль йөртү таныклыгын 11 ел элек алган идем. Руль артына ике елдан соң утырдым. “Автоледи” булачагы турында ел саен ишетә идем. Әмма вакыт җае булмаганлыктан моңарчы катнаша алмадым. Быел менә форсат чыкты. Иң авыры теория булды дип уйлыйм. Компьютер экранына “Сдан” дигән язу чыккач бик шатландым”,– диде Снеҗана. Икенче урында – “Автоледи” ветераны, республика турында 3 тапкыр район данын яклаган Гөлия Саматова. Машина йөртү правасын алганына әле бер ел да тулмаган Алсу Хуҗина 3нче призер булды. Аларга навигатор, видеорегистратор һәм автомобильче наборы бирелде. Барлык катнашучылар кызыксындыру бүләгенә ия булды. Ә Снежана Вахитовага республика этабында район данын якларга туры киләчәк.

Призерларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе (җитәкчесе Гүзәл Ягәфәрова) тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов, өлкән инспектор Илнур Насыйбуллин тапшырды. Руль артында барган хатын-кызларга һәрчак имин юллар телик. Алсу Хуҗина сүз арасында әйткәнчә, кагыйдәләрне яхшы белү генә 100 процент куркынычсызлык гарантияләми. Каршыңа әллә нинди “лихачлар” килеп чыгарга мөмкин. Телибезне-теләмибезне, юлларда өч “ДДД” (дай дорогу дуракам) кагыйдәсен дә онытмаска кирәк. Андый беребезгә дә, беркайчан да очрамасын иде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев