Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район Советы утырышы

Кичә Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде. Утырышны Саба муниципаль районы Советы рәисе, район башлыгы Рәис Миңннеханов алып барды. 2020 елга Саба муниципаль районының бюджеты үтәлеше турында һәм Саба муниципаль районы Советының “Саба муниципаль районы 2021 елга һәм 2022-2023 елларның план чорына бюджеты турында”гы карарына (11.12.2020) үзгәрешләр кертү хакындагы көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов чыгыш ясады.

Соңгы көн тәртибе буенча сүз юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаевка бирелде.

Утырышка куелган куел­ган мәсьәләләр каралып бет­­кән­­нән соң, 2020 елда җирле үзидарә органнары эшчән­легенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының үтәлеше һәм 2021 елга планлаштырылган күрсәткечләр белән баш­кар­ма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Баһманов таныштырды. Алардан күрен­гәнчә, барлык авыл, шәһәр җир­лекләре тарафыннан да тиешле нәтиҗәгә ирешелмәгән иң начар индикатор – коммуналь хезмәтләргә электрон түләүләрнең 70 проценттан да ким булуы. Әйтик, Иштуган җирлегендә электрон түләүләр 19 процент кына булган. Район башлыгы җирлек башлыкларын бу мәсьәләдә нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды. Башкарма комитетның мәгълүмат бүлеге начальнигы Марат Заһидуллин депутатларга цифрлы трансформация проектларының үтәлеше, башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек максатында күреләчәк чаралар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев