Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда "Җырлыйк әле" исеме астында шоу-концертлар башланып китте

Шоу-проектны 23 гыйнвар көнне Түбән Шытсу авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Мишәбаш мәдәният йортында ачып җибәрделәр.

Иң элек, авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов авыл халкының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Соңыннан исә "Җырлыйк әле" тамашасы башланып китте. Өч турдан торган әлеге бәйгедә катнашучылар татар халык җырларын, ретро һәм заманча җырларны башкардылар.

Тамашачылар да артистларга кушылып җырлады.

Әлеге чараның максаты – халыкның ялын оештыру, мәдәни тормышка тарту, яңа талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, мәдәни-тарихи мирасны саклау, патриотизм, туган якка мәхәббәт хисен үстерү.

Чыганак: instagram.com/saba_kultura_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев