Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Россиянең бөек исемнәре. Петр Беренче” мәгълүмат сәгате

24 май көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Ак калфак" клубы белән Петр Беренченең тормышы һәм эшчәнлеге турында "Россиянең бөек исемнәре. Петр Беренче” мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Сәнгать җитәкчесе булачак император, Петр Алексеевич Романовның шәхси тормышы турында,аның бала чагы, яшүсмер чагында булган кызыклы фактлар турында сөйләде.

Аның идарә иткән чорда нинди дәүләт үзгәрешләре булуын, шулай ук Петр командованиесе астында рус армиясенең хәрби йөрешләре һәм җиңүләре турында искә төшерде. Әлбәттә, Петр I Россия флотына нигез салучы буларак, шулай ук Санкт-Петербургка нигез салу тарихы турында да сөйләнелде.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев