Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба аграр көллиятендә Белем бәйрәме

Саба аграр көллиятендә иртәнге сәгать 9да башланган Белем бәйрәменә 400дән артык студент, аларның әти-әниләре, район җитәкчеләре килде.

 

Саба аграр көллиятендә иртәнге сәгать 9да башланган Белем бәйрәменә 400дән артык  студент, аларның әти-әниләре, район җитәкчеләре килде. Тантанада шулай ук авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов,  Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең республика  идарәсе  җитәкчесе урынбасары Андрей  Никиташин  катнашты. Беренче  курска  укырга  108 студент кабул  ителде.  Егет-кызлар арасында  Казаннан, башка төбәкләрдән  килүчеләр дә бар. Аларның 22се икътисадчы, 65е – техник-механик, 21е төзүче һөнәрен үзләштерәчәк.  Аларга белем бирү сафына 5 яшь укытучы да  кушылган. Студентларны һәм әти-әниләрне яңа уку  елының башлануы белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде, көллият директоры  Закирҗан Бикмөхәммәтовка ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Ворлдскиллсның республика этабында катнашып, IV  урынны  алган IV курс  студенты Салават Әүхәдиев Нәҗип Хаҗиповтан министрлыкның Рәхмәт хатын кабул итеп  алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев