“САБА-АРЕНА” спорт комплексында өстәл теннисы буенча “Хәтер тасмасы” акциясе узды
Турнирда махсус хәрби операция ветераннары Анатолий Широков, Сергей Крайнов, Рүзәл Гыйниятуллин да катнашты.
4 май көнне “САБА-АРЕНА” спорт комплексында өстәл теннисы буенча “Хәтер тасмасы” акциясендә катнашучыларны каршы алдылар. Турнирның ачылыш тантанасына махсус хәрби операциядә катнашучылар Анатолий Широков, Сергей Крайнов, Рүзәл Гыйниятуллин һәм СВОда һәлак булучыларның якыннары да чакырылган иде. “Бер минут тынлык”тан соң, һәлак булганнарны искә алып, Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта пьедесталның өченче баскычына Элина Шәйдуллина күтәрелде. Икенче урында- Динә Батыршина. Екатерина Ищенко җиңүче булды. Ирләр арасында ялгыз разрядта пьедесталның өченче баскычына Илсаф Латыйпов күтәрелде. Икенче урын - Камил Вилдановта. Турнир җиңүчесе булып КДФУ студенты Газиз Дәүлиевтанылды.
"Хәтер Лентасы"ның финал уепннары июнь аенда, Россия көне алдыннан узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев