Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба  футболчылары 2нче  урында

Узган җомга-шимбә көннәрендә  Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысаларында Сабада  үткәрелгән мини-футбол ярышларында (2нче төркем) Алексеевск, Әгерже, Аксубай,  Апас, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш,  Мамадыш, Минзәлә, Балык  Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш командалары көч сынашты.

 

Узган җомга-шимбә көннәрендә  Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысаларында Сабада  үткәрелгән мини-футбол ярышларында (2нче төркем) Алексеевск, Әгерже, Аксубай,  Апас, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш,  Мамадыш, Минзәлә, Балык  Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш командалары көч сынашты. Призерларның пьдесталда ничек  урнашасыларын Килдебәк  спорт залында барган соңгы  өч  уен хәл итте. Башта Лаеш районы командасы Кукмара футболчыларыннан  өстен  чыкты. Аннары Мамадыш районы муниципаль хезмәткәрләре өченче  урын өчен уенда Балтач командасын җиңделәр.  Финалда Саба һәм Балык Бистәсе командалары очрашты. Төп уен  ничьяга төгәлләнде. Пенальтилар  сериясендә исәп балыкбистәлеләр файдасына 3:1 булды. Саба  район командасы аңарчы ике ел рәттән Спартакиада чемпионы булган  иде.

Призерларны бүләкләүдә район башлыгы Рәис Миңнеханов,  ТР Спорт министрлыгының адаптив   физкультура һәм  студентлар спорты секторы мөдире Михаил Маржохов, Спартакиаданың баш  судьясы Вадади Мәхмудов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев