Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясенә өлкән укытучыларны чакырып хөрмәтләделәр

«Педагог һәм остаз елы» дәвам итә

   Кичә Саба гимназиясендә  лаеклы ялда булган мөгаллимнәрне чакырып хөрмәтләделәр.  “Укытучы һәм остаз елы” уңаеннан оештырылган "Буыннар  очрашуы"  дигән  исем астында узган  чарага  төрле елларда  Саба  урта  мәктәбендә укыткан мөгаллимнәр  чакырылган иде. Алар сәхнә  түренә чыгып үзләренең истәлекләре, киңәшләре белән  уртаклаштылар. Сәхнәдә  берничә  буын мөгаллимнәре  очрашты. “Әлеге кичәнең максаты хәзерге һәм элеккеге буын укытучыларын таныштыру, очраштыру, өлкәннәрнең киңәшләрен тыңлау, тәҗрибәләрен өйрәнү, кызыклы хатирәләрне искә алу иде. Чарага өлкән сыйныф укучыларын да чакырдык, алар да кайчандыр  шушы белем йортында укыткан өлкән буынны белеп үссеннәр, урамда үткәндә хөрмәтләп исәнләшсеннәр, хәлләрен белешсеннәр өчен. Ике як өчен дә файдалы очрашу булды бу”- дип уртаклашты чараны оештыручыларның берсе Ләйсән Юнысова. .Чара  матур җырлар, биюләр, шигъри  юллар  белән үрелеп  барды. Шунысы куанычлы, залда утыручы укытучылар  гына  түгел, югары сыйныф  укучылары да очрашуны чын күңелдән дулкынланып карап утырдылар. Бу күңел  кылларын нечкәртә  торган мизгелләр бик  күпләрнең хәтерендә тирән эз  булып уелып калды. Дәвамлы очрашулар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X