Саба гимназиясендә укучылар өчен «Мирас» лагере- «Алдынгылар хәрәкәте» сменасы башланды
Лагерьда 317 бала ял итәчәк
Смена ачылышында балаларны һәм аларның әйдаманнарын «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан республикасы регональ бүлеге җитәкчесе, Татарстан республикасы Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Марат Кәримов, "Алдынгылар хәрәкәте"нең Саба җирле бүлекчәсе Илнар Хаҗиев сәламләде. Һәр отряд килгән кунакларны үзенең исеме һәм девизы белән таныштырды. Алга таба тантаналы рәвештә гимназия укытучыларын «Алдынгылар хәрәкәте» остазлары сафына кабул ителү булды. Бәйрәм чарасы күңелле флешмоб белән төгәлләнде.
Шул ук көнне Тимур Сөләйманов Саба урта мәктәбе каршында ачылган «Салават күпере» мәктәп яны лагере эшчәнлеге белән дә танышты, балаларның шөгыльләрен карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев