Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә татарча диктантны дүрт аудиториядә яздылар

Саба гимназиясендә  "Татарча диктант"ны барысы 4 аудиториядә өлкәннәр һәм укучылар   язды

Саба гимназиясендә  "Татарча диктант"ны барысы 4 аудиториядә өлкәннәр һәм укучылар   язды. “Быел мәгариф учреждениеләренә акциядә катнашуга  3 мең квота бүлеп  бирелде. Катнашучылар  саны  соңрак төгәл билгеле булачак. Онлайн форматта  өйләрендә диктант   язарга  теләүче әти-әниләр, әби-бабайлар өчен  бланклар принтердан  чыгартылып,  укучыларга биреп  җибәрелде. Язганнан  соң  бланкларны тиешле  телефон номерына фотога  төшереп   җибәрү тәртибе  дә аңлатылды”,– диде мәгариф  идарәсе  методисты  Лейсэн Гайнуллина. Гимназиядә диктантны  башкарма  комитет  аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов та   язды

PS. Мәктәпләрдән алынган мәгълүматларга караганда, «Татарча диктант" ны мәгариф оешмаларында, офлайн язучыларны да кертеп, 3088кеше язды. Иң яшь диктант язучыга 7 яшь (Сабабаш төп мәктәбе), иң өлкәне Мәликә Җиһаншинага 90 яшь (Завод-Нырты авылы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев