Саба гимназиясендә «Уроки цифры» кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” темасына чара үтте
Чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, экономика бүлеге җитәкчесе Багманов Марат Мансур улы һәм информатизация бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Марат Микәил улы катнаштылар.
Алар укучыларга Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге турында сөйләделәр һәм социаль челтәрләрдә саклану чаралары буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев