Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба” һәм “китап” синонимнар

“Китап… Ике катыргы арасында тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы», – дип язган Ибраһим Гази.

Саба мәдәният  йортында  шул могҗиза белән якыннанрак танышырга, аның сихри дөньясына керергә ярдәм итә торган “Китап бәйрәме” әнә шундый  сүзләр белән башланып китте. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар  арасында шагыйрь, публицист  Газинур  Морат, Татарстанның  халык  артисты Әсхәт Хисмәтов, аның улы, танылган баянчы Булат  Хисмәтов, “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары бар иде. Чара быел билгеләп үтелгән искиткеч әһәмиятле дата – Татарстан китап нәшрияты  100 еллыгы уңаеннан яшьләрдә әдә­биятка мәхәб­бәт уятуга  багыш­ланды. Шө­кер, сабалылар китаптан  ваз  кичкән мәнсез халык түгел. Быел 1-21октябрьдә үткәрелгән  IX Дөнья­күләм #әдә­би­мара­фон­да  "Иң күп та­тарча китап уку­чы район" булып танылдык. Марафонда  барлыгы 145 район­дашыбыз катнашып, әле­ге исемне яулады һәм ку­бок белән бү­ләкләнде. Га­зи­нур  Морат үзенең  чы­гышында әйт­кәнчә, милләтне әдә­бият     сөю­че итеп тәрбия­ләүдә Татарстан  китап нәш­­рияты зур роль уйнады. Шагыйрь хәтта “Саба” белән  “китап”   сүзләрен  синонимнар дәрәҗәсенә  күтәрде. “Сездә  китап  уку  культурасы  югары  куелган. Саба – китапчы галимебез Әбрар ага Кәримуллинның  кендек  каны тамган  җир дә”,– диде күп китаплар  авторы. Районыбыз  яшьләре  аннан 1801 елда  Казанда беренче типография  ачылганын, Октябрь  революциясенә кадәр аларның  саны 24кә  җиткәнен дә белде. Әлбәттә, патша хөкүмәте татарга  китап бастырырга  бер тиен дә акча  бирмәгән. Чөнки татар аракы  эчмәгән, шул сәбәпле  исерткеч сатудан казнага  акча  кертмәгән...

Автор фотолары

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев