Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы һәр сыердан сөт савып алуда республика таблицасының 2нче баскычына күтәрелде

Шулай итеп, без хәзер әтнәләрдән генә калышабыз. Сыерларның продуктлылыгын 29,7 килограммга җиткергән лидер районны куып җитеп киләбез. Терлекчеләребез сөт савуда 2020 ел күрсәткече белән чагыштырганда 111 процент үсеш тәэмин итте. Ягъни 12 ай эчендә сыерларның сөт бирүчәнлеге 3,2 литрга арткан. Шушы динамика сакланганда лидер белән тигезләнергә продуктлылыкны тагын 3,5 килограммга яхшыртырга кирәк. Ә хуҗалыкларның моңа ирешү өчен файдаланылмаган резервлары һәм мөмкинлекләре җитәрлек.

Мисалга, “ПМК” җәмгыятендә (Чулпыч) хәзер көнгә – 37, “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында – 33,8, “Курсабаш”та – 29,5”, “Нырты”да – 28,4, “Игенче”дә – 26,8, “Мичән”дә 26 литр сөт савалар. “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе дә алдынгылар исемлегендә. Терлекчелек темасын яктырту максатында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе терлекчелек белгечләре тәкъдиме белән агымдагы эш атнасын Югары Шытсу сөтчелек комплексына барудан башладык. Биредә 2008 елдан Де Лаваль фирмасының заманча җиһазлары урнаштырылган саву залы эшли. “Без аны “Елочка” дип атыйбыз. Хәзерге вакытта савыла торган сыерлар уртача 28,7 килограмм сөт бирә. Барлык сыерлар санына бүлгәндә 25 литр туры килә. Быел өч айда тулаем 11120,1 центнер сөт җитештерелде. Узган елның күрсәткеченнән 71,7 центнерга күбрәк”, – дип таныштырды комплекс начальнигы Нәҗип Гарипов.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев