Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБА ЮХИДИЧЕЛӘРЕ УЯУРАК

Июль аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре район юл­ларында аек булмаган транспорт белән идарә иткән 12 йөртүчегә бер­кетмә төзеделәр.

Шуларның 5есе – район территориясе аша үт­кәндә тоткарланган башка төбәк кешеләре. Әйтик, Кукмарадан Гордеев нык исерек хәлдә (1,555 промилле) Казаннан Шәмәрдән юлына кадәр тоткарсыз кайтып җитә һәм Саба юл-патруль хезмәте тарафыннан гына туктатыла. Балтач районыннан Ефимов, Әтнәдән Харисов та Сабада тынычрактыр дип уйлап нык ялгышалар. Хәер үзебезнекеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләренең оперативлыгына бәя биреп бетерми әле. Олы Кибәчедән Г., Олы Шыңардан Г. спиртлы эчемлек кулланган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү вакыты да чыкмаган килеш кабат исерек хәлдә руль артына утырып, Сабадан Г. шуның өстәвенә машина да бәрдереп, җинаять җа­ваплылыгына тартылуга китерә торган гамәл кылдылар. Июльдә исерек хәлдә машина йөртеп, правасыз калучылар, гаиләләренә 30 мең сум күләмендә зыян китерүчеләр исем­легендә Сәрдә, Юлбат, Шәмәрдән авыл­­ларында яшәүчеләр дә бар.

Фото: архив tatar-inform/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев