Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Билгесез солдат көне уңаеннан чаралар узды

3 декабрь Россиядә 7нче ел рәттән Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. "Беркем дә, бернәрсә онытылмый!" Бу - Россиянең һәр төбәгендә горур яңгырый торган сүзләр. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган агымдагы елда яу кырында башларын салган бик күп батырларыбызны искә алу аеруча мөһим.

Шул уңайдан Сабаның Билгесез солдат һәйкәле алдындагы Мәңгелек утка, тыл батырларын данлап куелган стеллага һәм әфганчы интернационалист сугышчылар батырлыгын мәңгеләштергән монументка район хакимияте, оешма-предприятие, учреждениеләр җитәкчеләре тере чәчәкләр салдылар, каһарманнар истәлеген бер минут тынлык белән баш иеп искә алдылар. Чаралар барлык авыл җирлекләрендә үтте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев