Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада «Ел студенты-2024» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Әлеге чара ел саен «Яшьлек» яшьләр үзәге тарафыннан районыбызның белемле, сәләтле, үзен фәнни юнәлештә, спортта, иҗатта күрергә теләгән, иҗтимагый тормышта актив яшьләрне барлау, үстерү максаты белән оештырыла.

 “Ел студенты” премиясенә районыбыз яшьләре быел “Ел программисты”, “Ел волонтеры”, “Иң яхшы спортчы”, “Читтән торып укучы”, “Иҗади шәхес”, “Ел медиасы”, “Интеллект” номинацияләре аша дәгъва кылдылар.

  Чарада катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Каримов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов сәламләде,  үз номинаияләрендә призлы урын алучыларны район мәдәният йорты директоры Альберт Гузәлов, район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәркиз Мифтахова, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров, “Саба дулкыннары»  ТРКсе   директоры   Әлфия  Мәбарәкова тәбрикләделәр, укуларында, тормышларында уңышлар теләделәр һәм киләчәктә аларны яшь белгечләр булып, районыбызга эшкә кайтырга өндәделәр.

   Быелгы “Ел студенты 2024” премиясендә 50 гә якын эш каралган.  ГРАН-ПРИ иясе булып Олы Шыңар авылы кызы, Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникация институты студенты Зилә Мөхәмәтова танылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев