Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада мобиль мәгълүмати-консультация төркеме эшләде

Кичә Россия юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге Саба районында халыкка түләүсез хокукый ярдәм күрсәтүне оештырды.

 Кичә Россия юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге  Саба районында халыкка түләүсез хокукый  ярдәм    күрсәтүне оештырды. Мобиль мәгълүмати-консультация төркемендә  Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, Конституцион суд аппаратлары һәм төрле министрлыклар белгечләре эшләде. Төркем  составына безнең районнан социаль  яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Пенсия  фонды  идарәсенең бүлек начальнигы Лилия Тимергалиева, нотариус Наилә Йосыпова, районара  салым инспекциясенең  салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Вәсилә Халяпова, үзәк хастаханәнең  баш табиб урынбасары Марат Галләмов  керде.  Белгечләргә Сабада һәм  Шәмәрдәндә  гражданнар пенсия алуга,  салымнар  түләүгә, медицина хезмәте   күрсәтүгә, җир рәсмиләштерүгә  кагылышлы  мәсьәләләрдә   мөрәҗәгать иттеләр. Шулай  ук Саба гимназиясендә, Шәмәрдән лицеенда укучылар белән коррупциягә каршы үз-үзеңне тоту темасына шөгыль  үткәрделәр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев