Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада “Сугыш алласы” ветераннары очрашты

19 ноябрьдә илебездә Артиллерия һәм ракета гаскәрләре, ягъни “Сугыш алласы” дип йөртелгән дәһшәтле корал белән эш итүчеләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан бүген, шимбә көнне, хәрби комиссариатка төрле елларда артиллерия һәм ракета частьларында хезмәт иткән ир-егетләр җыйналды.

Арада өлкәннәрнең берсе Раушан Әхмәдуллин 1974 елда Оренбург өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

“Безнең часть хәрби сер булып санала иде. Королев ракеталары җир астына урнаштырылган. Мин кораллар буенча техник вазифасында. Отбойларны, подъёмнарны белми идем, хезмәт хакын да солдатлардан күбрәк алдым. Казан егетләре күп иде Ике ел узганы сизелми дә калды”,– дип искә алды озак еллар район эчке эшләр башлыгы булып эшләгән Раушан Рәхим улы.

 

Алан-Елгадан Фидаил Хәмидуллин 1977-1979 елларда Германиядә артиллерия полкында хәрби хезмәттә була.

“Карл-Маркс-Штадт шәһәрендә идек. ИЛ-131 машинасында өлкән йөртүче булып, 122 миллиметрлы гаубица тагып йөрдем. Армиягә киткәнче үк спорт белән шөгыльләнүнең файдасы зур булды. Хезмәткә киткәч тә карантинда вакытта ук гер күтәрү буенча частьта 1 нче урында алдым. Спортны ике ел хәрби хезмәт дәверендә дә ташламадым. Бер дә үкенмим, дөнья күрдем. Польшада, Чехословакиядә булдым. Армиядән кайткач, безгә биш ел СССР чиген чыгарга ярамый иде. Биш елдан комсомол путёвкасы белән шул ук шәһәргә барырга насыйп булды. Үзем хезмәт иткән частька да кердем. Миңа таныш бер офицер гына калган иде. Аның белән күрешеп, сөйләшеп утырдык”,– дип сөйләде классташым.

Митингта катнашучыларны чараны оештыручы, 1980 елларда Ерак Көнчыгышта артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән Шәмсун Сөнгатов тәбрикләде. Чыгышының ахырында очрашуда орден-медальләр тапшыру традициясе барлыгын искәртеп, Олы Ныртыдан Рәхимҗан Галимҗановка “Ветеран ракетных войск и артиллерии” медален тапшырды.

Рәхимҗан Галимҗанов учебкада Минскида була, аннары 1,5 ел Венгриядә 175 нче зенит-ракета комплексында хезмәт итә.

“Әлеге ракета белән 1960 елда Свердловск өлкәсендә 20 километр биектә очкан Америка самолет-разведчигын бәреп төшерделәр. Мин взвод командиры урынбасары идем. Астрахань өлкәсендә хәрби өйрәнүләрдә катнаштык. Безнең взвод заданиене “5”легә үтәде”,– дип сөйләде армиядән соң 43 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләгән Рәхимҗан Галимҗанов.

 

Шәмсун Сөнгатов шулай ук артиллерия ветераннары Илһам Мусин, Минислам Кәримов, Илгиз Вәлиевка да комиссариатның Грамоталарын тапшырды. Ракетачылар һәм артиллеристлар Мәңгелек утка, Әфганстанда һәлак булган райондашларыбыз батырлыгын мәңгеләштергән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев