Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада – Татарстан АССР төзелүгә багышланган чара

Бүген Саба  мәдәният  йортында  районда ТАССР төзелүнең 100  еллыгына багышланган чара  үткәрелде

Бүген Саба  мәдәният  йортында  районда ТАССР төзелүнең 100  еллыгына багышланган чара  үткәрелде. Фойеда татар халкының борынгы һәм элекке эш-көнкүреш  кораллары һәм башка  экспонатлар   күргәзмәсе эшләде. Аларның халыкта кулланышы белән район туган  якны  өйрәнү музее директоры  Венера Сәетова таныштырды. Тамаша  залында  иң элек ТАССР тарихын  чагылдырган кинохроникалар фильмы   күрсәтелде. Аннары  сәхнәгә мәдәният   йорты, сәнгать мәктәбе талантлары  чыкты.  Тантана район башлыгы Рәис Миңнеханов   чыгышы белән дәвам итте. Соңыннан  кичәне алып баручылар  сәхнәгә “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек медале белән   бүләкләнүчеләрне чакырдылар. Әлеге медальгә районыбызның мактаулы хезмәт ветераннары  Сабадан Велорик  Вәлиуллин,  Нурислам Насыйбуллин, Зөфәр Сираҗиев, Лесхоздан Флера Шәрифуллина  лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев