Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшәүче Тәгъзимә Салих кызы Мусинага - 90 яшь

Сабада яшәүче Тәгъзимә Салих кызы Мусина 90 яшьлек юбилее уңаеннан РФ Президенты В.Путинның тәбрикләвен алды.

Тәгъзимә Мусина 1931 елның 1 июнендә Байлар Сабасында 7 балалы гаиләдә 3 нче сабый булып дөньяга килә. Саба мәктәбендә 4 класс белем ала. Сугыш башлану сәбәпле, укуын дәвам итә алмый, әтиләре фронтка алына хәм бөтен авыр хезмәтне башкару да алар җилкәсенә төшә. Сугыштан соңгы елларда Сабаның сыра, май заводларында хезмәт куя. 1955-1976 елларда Саба инкубаторында хисапчы, 1976-1996 нчы елларда Саба Эчке эшләр бүлегендә секретарь-хисапчы булып эшләп лаеклы ялга чыга. 1960 елда Саба егете Габделнур белән гаилә корып, 1 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы 2003 нче елда тормыш иптәше вафат була. Бүгенге көндә Тәгъзимә Мусина тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп, Байлар Сабасында гомер кичерә. Кызы Дания Балтач районында үз гаиләсе белән яши.Ветеранның 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев