Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабага ярышырга Кытайдан һәм Ираннан да килделәр

Бүген “Саба-Арена” спорт комплексында РСФСРның, ТАССРның атказанган урманчысы, “Почет билгесе” һәм “Октябрь революциясе орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә халыкара ярышлар, 2010 елда туган һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXII ачык шәхси-команда республика ярышлары ачылды.

Бүген  “Саба-Арена” спорт комплексында РСФСРның, ТАССРның атказанган  урманчысы, “Почет билгесе” һәм “Октябрь революциясе орденнары  кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә халыкара   ярышлар, 2010  елда туган һәм яшьрәк малайлар һәм  кызлар арасында өстәл теннисы буенча  XXII ачык шәхси-команда республика  ярышлары ачылды. Быелгы турнирга Россия шәһәрләреннән, Белоруссиядән, Ираннан, Кытайдан,Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Татарстан Республикасы районнарыннан  250дән   артык  тениисчы  килде. Ачылыш тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов, Дәүләт Советы  депутаты Марат Галиев, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Саба  муниципаль районы башлыгы  Рәис Миңнеханов, спорт министры  урынбасары  Хәлил Шәйхетдинов  катнашты. Әмир Хәмитов терәк-хәрәкәт аппараты  зарарланган теннисчы  спортчылар Екатерина Ищенкога һәм  Сафина Файзетдиновага  спорт  остасы таныклыклары тапшырды. Хәлил Шәйхетдинов  “Саба-Арена”  спорт  мәктәбе директоры  Артур Баһмановны  «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» Мактау билгесе белән  бүләкләде.

Ярышларда  җиңүчеләр иртәгә  ачыкланачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев