Шәмәрдәндә яшәүче Нурания Галиуллинаны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, лицей вәкилләре котлады.
Нурания Тимер кызы Галиуллина тумышы белән Тенеки авылыннан. Аның да балачагын сугыш урлый, 11 яшеннән хезмәткә тартыла, фермада эшли, сыерлар сава. 3 чакрым ераклыктагы Сатыш мәктәбенә барып белем ала. Укып бетергәч, Саба сөт заводына эшкә урнаша. Аннары хезмәт юлын ашханәдә, пекарняда дәвам итә. 1963 елда Юлбат авыл советы рәисе була. 1971 елда Шәмәрдәнгә килен булып төшә, ике ул үстерә. Шәмәрдән урта мәктәбендә делопроизводитель, секретарь-кассир булып эшли. 1995 елда лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә улы Хәйдәр, килене Нурия тәрбиясендә оныклары белән яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев