Шәмәрдәндә теннис үзәге ачтылар, Сабада халыкара ярышлар призерлары ачыкланды
Бүген Шәмәрдәндә истәлекле вакыйга булды: 16 өстәл куярлык 800 квадрат метрлы теннис үзәге тантаналы рәвештә ачылды
Бүген Шәмәрдәндә истәлекле вакыйга булды: 16 өстәл куярлык 800 квадрат метрлы теннис үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Объектны «ОЗОН» җәмгыяте төзеде. Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин һәм башкалар катнашты. Шундый спорт корылмалары Әгерҗе, Апас, Баулы, Ютазы районнарында да сафка басты. Ачылышка килүчеләрне видеоконференцэлемтә режимында Россия Өстәл теннисы федерациясе президенты Александр Бабаков сәламләде. Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үтелгәнчә, Россия Өстәл теннисы федерациясе белән багланышлар яхшы нәтиҗәләр китергән – кыска вакыт эчендә биш яңа үзәк төзелгән. "Бу бик яхшы проект карары да, спорт төре дә – өстәл теннисы - ул һәркем өчен ачык һәм бик кирәкле. Сезгә, Александр Михайлович (Бабаков) һәм сезгә, Игорь Евгеньевич (Левитин) ярдәмегез һәм спортны үстерүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм, әлбәттә, бу спорт заллары безнең яшьләр өчен эшләргә тиеш! Тәүлек буе барып чыкмаячак, әмма алар максималь файдаланылырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов. Игорь Левитин физик мөмкинлекләре чикле теннисчылар белән парлы уенда да катнашты.
Аннары кунаклар «Саба-Арена» универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча халыкара ярышларның финал ярышларын һәм өстәл теннисы буенча XXIII ачык шәхси-команда республика ярышларын карадылар.
Финал уеннарын шулай ук ТР спорт министры Владимир Леонов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, “Россия өстәл теннисы федерациясе» физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы директор Олег Завалюев һәм башкалар тамаша кылды.
"Ул 23 ел элек башланган иде, һәм бүген бу инде халыкара турнир. Шулай ук турнирны оештыручыларга, Саба районы хакимиятенә, өстәл теннисын яратучыларга, ә иң мөһиме – ярышларда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Бу чит илләрдән дә, Россия төбәкләреннән дә, Татарстан районнарыннан да спортчылар. Сез - булдырасыз, сезгә зур спорт уңышлары телим!" – диде Рөстәм Миңнеханов ярышлардан соң спортчыларга һәм җанатарларга мөрәҗәгать итеп.
Иң элек 2010 елда туган һәм яшьрәк үсмерләр һәм кызлар арасында рспублика ярышлары призерларын бүләкләделәр. Бернче урыннарны Сабадан Зилә Хәбибрахманова һәм Әлфис Вәлиуллин (авыл районнары), Зилә Яруллина, Ринат Абушаев (шәһәрләр) алды. Зилә Хәбибрахманова белән Ринат Абушаев абсолют җиңүчеләр дә булдылар. Команда зачетында пьедесталның беренче баскычына сабалылар (авыл районнары) һәм башкаладан килгән (шәһәрләр) теннисчылар күтәрелде.
Халыкара ярышларда парлы разрядта Светлана Кудряшова (Казан) , Дарья Чернова (Түбән Новгород) (хатын-кызлар), Саади Исмаилов, Денис Ивонин (ир-егетләр) , катнаш разрядта Руслан Черкес, Кристина Казанцева (Краснодар) җиңү яулады.
Ялгыз разрядта финалга Екатерина Зиронова (Казан) белән Влада Воронина (Түбән Новгород) һәм Денис Ивонин белән Саади Исмаилов (икесе дә Оренбург) чыкты. Тамашачы Екатерина белән Саадиның һәр алган очкосын алкышлады. Кызганычка каршы, Екатерина Зиронова көндшеннән җиңелде. Ә Оренбург командасы өчен уйнаучы Саба егете Денис Ивонинны 3:1 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте.
Ярышларда тамашачы симпатиясенә Сафира Фәйзетдинова белән Инсаф Габдерахманов (Саба) лаек булды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон исеменнән 30 мартта туган көнен билгеләп үткән Екатерина Мурзинага (Мәскәү өлкәсе) “Җиңүгә омтылыш өчен” махсус призы тапшырылды. Шулай ук “Саба-Арена” спорт мәктәбенә Казан вертолет заводының махсус призы бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев