Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СӘГАТЕ ДӘ КАДЕРЛЕ ЧАК

Быел урып-җыю катлаулы һа­ва шартларында бара. Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Ринат Нигъмәтҗанов әйткәнчә, 1-12 августларда явым-төшем күләме 90 миллиметрга якын тәшкил иткән, ягъни айлык нормадан (56 мм.) күпкә арткан. Ә көзге культуралар инде тәмам өлгергән. Яңгырлар аркасында иген басуларына кереп булмаса, башаклардан бөртек коелачак, борчакның кузаклары ачылачак. Димәк, югал­тулар зур булырга мөмкин.

Шуңа күрә хуҗалыклар уракта һәр мөмкинлекне максималь файдаланырга тырыша. Әйтик, 12 августта яңгыр туктап торудан файдаланып, районда кырга 50дән артык комбайн чыккан. “Мондый көнне кулдан һич ычкындырырга ярамый. Алдагы көннәрдә комбайннар бункердагы ашлык яртыдан артып китсә, бара алмадылар, әмма эш тукталмады. Ашлыкны үз сушилкабызда киптерәбез. Аннан дымлылыгына карап ике сменада 600-1500 центнерга кадәр ашлык үткәрергә була”,– ди “Шытсу” предприятиесе җитәкчесе Фло­рид Гайнуллин. Министрлык та быел өстәмә чыгымнар таләп итә дип тормыйча, ашлык киптерү җайланмаларын тулы куәтенә файдаланырга кушты. Марат Әх­мәтов акчаны янга калдырам дип үстерелгән икмәкне югалту – әхлаксызлык булуын ассызык­лады...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев