Саба таңнары
  • Тат Лат
  • ШАШКА УЙНАП ЯРЫШТЫЛАР

    Инвалидлар ункөнлегендә “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, яшьләр эшләре һәм спорт булеге, инвалидлар оешмасы белән берлектә сәләтле балалар мәктәбе-интернатында мөмкинлекләре чикле балалар өчен шашка турниры үткәрделәр. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән килгән 34 укучы интеллектуаль осталыкларын, фикерләү сәләтен арттырдылар. Балалар бик теләп катнаштылар, ярыш жылы атмосферада үтте. Бәйрәм азагында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: