Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Шатлык" балалар бакчасында тәрбиячеләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

Байлар Сабасының 1 нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында, матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән музыка залында, 27 нче сентябрь көнне мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирүче хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Бу бәйрәм әле бик яшь, әмма бакчада аны үткәрү күркәм гадәткә керде. Бәйрәм мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү оешмасында балаларның тормышын кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыручы, уңай шартлар тудыручы һәр хезмәткәргә рәхмәт әйтү мөмкинлеге бирде. Балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбиячеләр котлаулар кабул иттеләр, бик күп җылы сүзләр әйтелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Күңелле концерт барысына да бәйрәм рухы, күтәренке кәеф бүләк итте.

Балалар бакчаларында эшләүче һәркемне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Җаваплы һәм фидакарь хезмәтләрендә сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар теләп калабыз!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев