Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Бөек Җиңүгә багышланган тантанада ике меңнән артык кеше катнашты

Шәмәрдәндә 9 Май бәйрәме тантанасы тимер юлы вокзалы каршында ачылган Җиңү паркында булды.

Шәмәрдәндә  9 Май  бәйрәме тантанасы  тимер юлы  вокзалы  каршында ачылган Җиңү паркында  булды. Бирегә мәңгелеккә куелган паровоз сабалыларны 1941-1945 елларда  фронтка  озаткан  станциянең символына әверелде. Парклар  һәм  скверлар елы кысаларында шәмәрдәнлеләр үзләре тапшырган үзара салымга төзелгән паркны керүгә каршы  алган стеллага 557 солдатның исеме  уелган. Шулай  ук легендар  сугыш автомобиле “полуторка” да биредә үз  урынын тапкан.  Сугыш ветераннары Мәхмүт Төхвәтуллин, Биктимер Ибраһимов,  Фәтхерахман Фәйзерахманов паркның иң түрендә урын  алганнар иде. Аларга  Бөек  Җиңүнең 74 еллыгы тантанасын үз күзләре белән   күрү насыйп булды.. Ни  кызганыч, Шьиьрдьн яшәгән сугыш  ветераны Хәмит  ага Маметов  кына Бөек  Җиңүгә 15  көн кала  арабыздан  мәңгегә китеп барды. Районыбызның ул-кызларын фронтка озаткан станцияле Шәмәрдәндә узган тантанада катнашучыларны Рәис Миңнеханов,  Саба һәм Теләче районнары  хәрби  комиссары Фәнис Закиров тәбрикләде. Сәламәтлек  саклау  министры  урынбасары И.ФатыйховТатарстан Республикасы Президентының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕн  укыды. Сугыш  чоры балалары  исеменнән  Рафис Әхмәтгалиев  сөйләде.. “Мин сугыш башланганда өч  яшьтә булганмын. Ул чакта моның нәрсә икәнлеген  аңламадык. 1944 елдан  соңгы хәлләрне инде  яхшы хәтерлим. Барыбер өстәлдә ризык  юклыгын  аңлап, әниләрдән ашарга  сорамый башладык. Шәмәрдән станциясендә паровоз туктап торган арада солдатлар  үзләренең паекларын безнең белән бүлешәләр  иде. Әтием Белоруссия җирендә һәлак булды. Сугыш афәтләрен  күрергә  язмасын”,– дип  сөйләде  ул.   Һәйкәл каршында театральләштерелгән тетрәндергеч хатын-кызлар һәм балаларның  уфалла арбасы белән паравозга  ягарга  утын  ташу   күренеше   күпләрнең   күзеннән яшь китерде. “Үлемсез  полк” үзенең  маршын  дәвам итте. Митинг төгәлләнгән  соң, оешма-предприятие  вәкилләре   утлы  еллар  каһарманнары истәлеген  мәңгеләштергән   обелискка чәчәкләр  салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев