Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә Бөек Җиңүнең 76 еллыгы тантанасы

Шәмәрдәннән фронтка 600гә якын кеше ил сакларга киткән, 250се яу кырында ятып калган.

7 майда  кичке сәгать 8дә  Шәмәрдәндә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парад-митинг  үткәрелде. Сабалылар фронтка  киткән  тимер юлы  вокзалы  каршындагы Җиңү паркына олысы-кечесе бердәм чыккан   иде. Мәйданнан хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, балалар бакчалары хезмәткәрләре колоннасы  үтте. Сугыш елларында халкыбызның каһарманлыгы, партизан ирен фашистларга  сатмыйча күкрәк баласын һәм үзен корбан иткән хатын, Шәмәрдәнле Николай Гавриловның Курск сугышында күрсәткән батырлыгы – театральләштерелгән күренешләр аша тетрәндергеч , йөрәкләргә үтеп керерлек итеп  ачылды. 

Шәмәрдәнлеләрне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән район  башлыгы Рәис Миңнеханов котлады.

Митинг оешма-предприятиләр,  учреждениеләр вәкилләренең һәйкәлгә чәчәкләр салуы белән  төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев