Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә чыршы утлары кабынды һәм Эт хисап тотты

Кичә районыбыз 5 меңнән артык кеше яшәгән Шәмәрдән бистәсендә Яңа ел Чыршысы утлары кабынды.

   Кичә районыбыз 5 меңнән артык  кеше   яшәгән Шәмәрдән бистәсендә  Яңа  ел Чыршысы  утлары  кабынды.  Иң элек үзәк  урамнан  Кыш бабайлы һәм Кар  кызлы  оешма-учреждение  колонналары  үтте. Аннары  Кыш бабайлар сәхнәгә   күтәрелеп Яңа ел  котлавы әйтешүдә, җитезлектә ярыштылар. Шәмәрдәнлеләрне  Яңа ел белән Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, авыл җирлеге  башлыгы Айдар Гәрәев  тәбрикләде. Территорияләрне бизәүдә аеруча осталык күрсәткән оешмалар акчалата призлар белән билгеләп  үтелде. Үтеп  баручы елның символы Эт бер  кочак кәгазь күтәреп Шәмәрдәндә башкарылган  эшләр турында хисап тотарга  чыккан иде,  Кар  кызы  аны, кәгазь  күтәреп  йөрмә,   хәзер ноутбук заманы дип пыраклатып куып кертте. Башкарылган  эшләргә   килгәндә хезмәт  коллективлары  үз бурычларын  үтәгән, спортта,  сәнгатьтә матур  уңышларга ирешелгән. Саба  сәнгать мәктәбенең Шәмәдән  филиалы “Экспромт” хореография   коллективы “Газпром”ны  корпоратив  фестивалендә катнашып югары   күрсәткечләргә  ирешкән. Уңышлары  өчен магистраль газүткәргечләрнең Шәмәрдән линия-производство  идарәсе начальнигы Ришат Нурисламов хореография коллективын сәхнәгә чакырып Грамота белән  бүләкләде. Кичә «Яңа ел − яңа торсын, шатлыкка тулып торсын!» театраль күренеш һәм концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Чара бәйрәм салюты һәм дискәтүк белән тәмамланды.

Фәнил Мәүлетов  фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев