Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәнлелеләр «Үлемсез полк» акциясенә чыкты

9 май көнендә Шәмәрдән халкы һәм кунаклары «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

 

Сугыш еллары җырларына кушылып алар Фрунзе урамыннан ветеран туганнарының фотосурәтләре белән уздылар. Чара Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында тәмамланды. Бу акция Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм солдатлары, тыл хезмәтчәннәре, партизаннар һәм сугыш чоры балалары - бүгенге көнгә кадәр яши һәм парадта катнаша алмаган һәркемгә багышлана. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев чыгыш ясады. Аннан соң Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Искә алабыз сугыш еллары җырларын» дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Матур концерт номерлары белән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Шәмәрдәннең үзешчән сәнгатендә катнашучылар,  Мичәнбаш авыл клубы мөдире Альбина Гаврилова чыгыш ясады. Шулай ук бәйрәм барышында кыр кухнясы оештырылды һәм барлык теләүчеләрне «фронт боткасы» авыз итәргә чакырдылар. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Гөлназ Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев