Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәнлеләрне ниләр борчый?

Шәмәрдән авыл җирлегендәге хисап җыелышы узган ел күтәрелгән сорауларның үтәлешен барлаудан башланды.

Халык урамдагы хуҗасыз этләрнең күп булуыннан зарланып мөрәҗәгать иткән булган. “Бу мәсьәлә әле һаман да чишелешне көтә. Чөнки сукбай этләр белән шөгыльләнүче аерым оешма булдырылмыйча, алар белән ялгыз гына көрәшә алмыйбыз. Закон урамдагы  иясез этләрне күргән очракта, аларны тотып стерильләштерү  һәм приютка урнаштыруны таләп итә, әгәр бер ай дәвамында иясе табылмый икән, аларны тапкан урынга кире илтеп куярга тиеш булабыз. Этне атучыга да 40 мең сум штраф салырга һәм утлы коралыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр”, - дип ачыклык кертте җирлек башлыгы Айдар Гәрәев. Халыкны борчыган тагын бер мәсьәлә - ул юлларның начарлыгы. Мичәнбаш авылындагы юлларны төзекләндерү өлешчә башкарылган, Шәмәрдәннең Сосновая урамындагы, Азино урамы тыкрыгы юлларын тәртипкә салу 2020 ел планына күчерелгән, Фрунзе һәм Ф.Кәрим урамнарындагы йортларның подъездын, төтен каналларын ремонтлау 2021 ел планына кертелгән. Эчә торган суның катылыгыннан да зарланганнар. Әмма ул да әлегә “йомшармаган”. Бюджет үтәлеше, акча кереме, салымнар җыйнау, демографик хәл экрандагы саннарда чагылды. Соңгы ике елда Шәмәрдәндә халык саны кимү күзәтелә. 2019 елда 59 бала дөньяга килгән (соңгы 6 елда иң начар күрсәткеч), пропискадан 144 кеше төшкән, 86 кеше теркәлгән. Шәмәрдәннән ник китәләр? Моны яхшы түләнә торган эш урыннарына кытлык, шулай ук ял итү, күңел ачу урыннары булмау, инфраструктура үсе­шенең канәгатьләндермәве һәм баш­ка төрле сәбәпләр бе­лән аңлаталар. Булган проблемалар халык биргән сорауларда да күренде. Шәмәрдәндә телефон элемтәсенең сыйфатыннан, заправка юклыгыннан зарландылар. Шәмәрдән участок хастаханәсендә иртәнге якта шәфкать туташларының эше тыгыз булуы (65+ программасы буенча өлкәннәрне кабул итәләр), вакытында күренеп булмый, кайчан рентген кабинеты булыр икән дигән сораулар да яңгырады. “Тиздән хастаханәдә ремонт эшләре башланачак, поликлиника һәм стационар кыйммәтле җиһазлар белән тулыланачак, шул исәптән рентген аппараты урнаштыру да планлаштырыла”,-дип җаваплады баш табиб Нәҗип Мөхәммәтдияров.  Мәктәп ашханәсендәге меню, Ф.Кәрим, Төзүчеләр урамнарындагы балалар мәйданчыгын киртәләп алу буенча да сораулар бирелде, йөзү бассейны да сорадылар шәмәрдәнлеләр.

Кайбер урамнарның яктыртылышы да әлегә борчу тудыра икән. Зират өенә эретеп  ябыштыру  эшләрен башкару  өчен электр сузуны да  сорадылар. Проблемалар бар, әмма хәл ителмәселек түгел. Бу  хакта җыенны йомгаклаганда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та билгеләп үтте һәм алга бурычлар куйды.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/2019-eldagy-khezmt-ntilren-bagyshlangan-khalyk-yennary-6-fevral-knne-shmrdn-avyl-irlegend-tte

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X