Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шоферлар гаиләсеннән

Мулләхмәт Габ­дел­мәнов – шоферлар гаиләсеннән. Биш ул­ның дүртесе бер-бер артлы үсеп җитеп, “Сельхозтехника” район берләшмәсенә эшкә урнаша тордылар. Мул­ләхмәтнең әлеге оешмада стажы 35 елдан артык.

Яниль һөнәр-тех­ник  училищесында белем  алгач, армиягә хәтле дә туган авылында трактор  йөртә.  Аннары “КамАЗ”, “Колхида” ,”ЗИЛ” авто­мобильләрендә йөк ташый. “Сельхоз­тех­ника”да эшләгәндә көзге чорда Буа, Кама Тамагы районнарыннан ялга шоферлар көненә генә кайта иде. Хәзер 4нче  елын “Саба” җәмгыятендә. Өченче көн аны “Мәртен” агрофирмасында  Мишәбашка илтер өчен “КамАЗ”ына ашлык төяткәндә  очраттык. “Бү­ген күрше  районга  рапс суктырырга барырга тиеш идек,  яңгыр  яуды. Әмма эшсез  көн  юк”,– ди  Мулләхмәт. Быел  140694 тонна-километр юл үтеп, ашлык ташуда беренче  алдынгы  урынга  чыгуының да сәбәбе тик торырга  яратмауда. Ул кырдагы  комбайннар янына иң беренче килеп  җиткән булыр. Ашлыкны беренче  төяп киткән шофер икенче рейска да тиз  килеп  җитә. Яшьрәкләр телефон белән мавыгып  яисә кабинада  йокыга  китеп үз  чиратын да  уздырып җибәрергә мөмкин. Ә комбайнчылар көттерергә яратмый. Быел  30 мең  центнерга  якын ташылган йөк әнә шулай эш дип  яну нәтиҗәсе. “Былтыр 45 мең центнер дигән идең, быел шуннан  кимемәсме?”- дим. “Әле бит сентябрьнең икенче  яртысында ташылганнары кермәгән”,– ди М.Габделмәнов. Үз һөнәренә тугры ирнең техникасы гел рейста булыр. Мулләхмәтнең тыйнак­лык сыйфатлары аңа эшендә уңышларга ирешергә комачауламый. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев